Главная Кораны, Тафсиры и исламская литература Книги издательства "Ислам нуры" Җамалетдин Бикташи Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр – Чаллы: Ислам нуры, 2010. – 95 б.
Җамалетдин Бикташи Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр – Чаллы: Ислам нуры, 2010. – 95 б.
Описание
Заманында татар халкы арасында бик нык танылып та, Октябрь инкыйла¬быннан соң онытылуга мәҗбүр ителгән китапларның берсе – 20 нче йөз баш¬ларына кадәр күп тиражлар белән кат-кат басылып килгән дини әдәби китап – «Фазаиле-ш-шөһүр», ягъни «Кайбер ай фасылларының файдалары, өстенлекле яклары» дигән әсәр. Китап унбиш бүлектән тора: Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлек билгеләре һәм аның Хәдичә белән никахы; «Бисмиллаһ»ның хасиятләре вә саваплары; «Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәд расүлүллаһ» гыйбарәсенең хасиятләре; биш вакыт намазның хасиятләре; Гашурә көнендә изге гамәлләр кылуның фазыйләтләре; сабырлыкның савабы; ир хакын саклауның савабы; рәҗәп аенда ураза тотуның савабы; шәгъбан аенда ураза тотуның савабы; рамазан аеның фазыйләтләре; Кадер кичәсенең фазыйләтләре; сүз йөртү вә гайбәтнең гөнаһлары; ата-анага яхшылык итүнең савабы; мәрхүмнәр өчен дога кылу һәм садака бирүнең савабы; «Сөбхан Аллаһ» сүзенең савабы.
Необходима консультация?
Позвоните нам!
Отзывы
Оставьте отзыв