Главная Кораны, Тафсиры и исламская литература Книги издательства "Академия познания" Йәсин һәм тәбарәк. – Казан: Академия познания, 2007. – 79 б.
Йәсин һәм тәбарәк
Описание
Йәсин һәм тәбарәк. – Казан: Академия познания, 2007. – 79 б. (кесә китабы)Имам Баһавиның бер риваятенә күрә, Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд (саллалаһугаләйһи үәсәлләм) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә Тәха белән Йәсин сүрәләрен күк белән җирне яратуыннан мең ел элек укыды. Фәрештәләр Коръәнне ишетү белән: бу сүрәләр иңдереләчәк өммәтләр бәхетле булсыннар. Бу сүрәләрне күңелләрендә йөрткәннәр бәхетле булсыннар. Бу сүрәләрне укыган телләргә дә бәхет килсен, диделәр».
Әнәс Ибне Малик яза: «Рәсүлуллаһ (с.г.у.) әйтте: һәр нәрсәнең йөрәге бар. Коръәннең йөрәге исә Йәсин сүрәседер».
Коръәннең йөрәге, үзәге булган сүрәне уку, билгеле, аны укыган кешегә бик күп савап бирәчәк. Гадәттә, Йәсин сүрәсен мәрхүм һәм мәрхүмәләр кабере өстендә укыйлар. Чыннан да, үлгән кешенең кабере янында укылган Йәсин аның газабын җиңеләйтә, аңа рәхимлек иңдерә. Әмма Йәсин илаһи бер хәзинәдер. Шуның өчен аны төрле очракларда да укырга киңәш ителә.
Необходима консультация?
Позвоните нам!
Отзывы
Оставьте отзыв